Барлык яңалыклар
Новости
17 гыйнвар 2019, 12:16

Килешүләр төзегез!

Башкортстанның күпфатирлы йортларда, шәхси секторда яшүчеләре, шулай ук юридик шәхесләр һәм шәхси эшкуарлар 2019 елның гыйнварында калдыклар белән эш итү хезмәтләре күрсәтүгә төбәк операторы белән килешү төзергә бурычлы.

Башкортстанның күпфатирлы йортларда, шәхси секторда яшүчеләре, шулай ук юридик шәхесләр һәм шәхси эшкуарлар 2019 елның гыйнварында калдыклар белән эш итү хезмәтләре күрсәтүгә төбәк операторы белән килешү төзергә бурычлы.
БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгында хәбәр итүләренчә, мондый килешүләр төзү кирәклеге Русия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган каты калдыклар белән мөрәҗәгать итү кагыйдәләре белән каралган. Договорларның формасы, аларны төзү тәртибе республика териториясен хезмәтләндерүче төбәк операторларының рәсми сайтларында урнаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 1 гыйнварыннан безнең республика, бөтен ил кебек, каты коммуналь калдыклары белән мөрәҗәгать итүнең яңа системасына күчте. Хәзер чүп-чарны җыю, транспортта чыгару, эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру һәм күмү белән төбәкләр операторлары шөгыльләнәчәк, ә яшәүчеләр – урнаштырылган тарифларга ярашлы шушы хезмәтләргә түләргә т иеш.
Бу эш барыннан да элек калдыклар белән эш итүнең заманча, экологик хәвефсез системасын булдыруга, рөхсәт ителмәгән бихисап чүплекләрне юк итү һәм яңаларын булдырмауга, шулай ук чүп-чарны сортларга аеру, эшкәртү буенча инфраструктура булдыруга юнәлтелгән.
Белешмә
“Экология-Т” җәмгыяте ( тел.: 8 (800) 250-01-85; ; http://eko-tko.ru/, хезмәтләндерү зонасы – Октябрьский шәһәре, Әлшәй, Бакалы, Бәләбәй, Бишбүләк, Бүздәк, Дәүләкән, Ярмәкәй, Туймазы, Чакмагыш, Шаран районнары.
Чүп-чар җыюның һәм чыгаруның яңа системасына күчүгә бәйле барлык сораулар белән төбәк операторларының “кызу линия”ләренә һәм БР Экология министрлыгына шалтыратырга мөмкин. Тел.: 8 (347) 218-03-90.
Социаль реклама.
Читайте нас: