Барлык яңалыклар
Новости
17 гыйнвар 2019, 12:18

Яраткан җырчыбыз Илһам ага Шакиров вафат

“Татар-информ” чыганаклары хәбәр итүенчә , кичә, 16 гыйнварда Казан клиник хастаханәсендә озакка сузылган каты авырудан соң 84 яшендә легендар җырчыбыз Илһам ага Шакиров 84 яшендә вафат булган.

“Татар-информ” чыганаклары хәбәр итүенчә , кичә, 16 гыйнварда Казан клиник хастаханәсендә озакка сузылган каты авырудан соң 84 яшендә легендар җырчыбыз Илһам ага Шакиров 84 яшендә вафат булган.
Илһам Шакировны җирләүне оештыру буенча хөкүмәт комиссиясе оештырылган. Аны ТР премьер-министры Васил Шәйхразиев җитәкли.
Россияның һәм Татарстан Республикасының халык артисты Илһам Шакиров 1935 елныӊ 15 февралендә Татарстан АССРның Сарман районы Яӊа бүләк авылында тимерче гаиләсендә туган.
Кеше китә, җыры кала… Гомере буе җыр сәнгатенә хезмәт иткән бөек җырчының моңлы тавышы, гүзәл җырлары безнең белән. Урының оҗмахта булсын, Илһам ага!
Фото социаль челтәрдән.
Читайте нас: