Барлык яңалыклар
Новости
18 гыйнвар 2019, 12:33

Башкортстанда азык-төлек кәрзине хакы бәяләнде

Башкортстан статистиклары төбәктәге азыҡ-төлек кәрзине хакын бәяләде

Башкортстан статистиклары төбәктәге азыҡ-төлек кәрзине хакын бәяләде
9 гыйнвар белән чагыштырганда, республикада сыер ите, тавык, сосиска, сарделька, пешерелгән колбаса, каймаҡ, сыр, чәй, он, икмәк, печенье, дөге, вермишель, макарон изделиеләре бәрәңге, кәбестә, суган, кишер, помидор һәм алма кыйммәтләнде. Бер атнада бу продуктларның бәясе 0,1-3,6 процентка артты.
Республикада аеруча кишер кыйммәтләнде – 3,6 процентка. Хәзер Башкортстанда яшәүчеләргә бу яшелчәнең килограммы уртача 25 сумга төшә.
Дуңгыз ите, ярымысланган һәм пешерелгән-ысланган колбаса, ит консервалары, туңдырылган балык, ак май, көнбагыш мае, маргарин, сөт, эремчек, йомырка, шикәр, шоколадлы кәнфитләр, тоз, тары ярмасы, карабодай һәм яңа кыяр беркадәр арзанайды. Бер атнада әлеге азык-төлеккә хаклар 0,1дән алып 6,6 процентка кадәр төште.
Шушы вакытта Башкортстанда сарык итенең бәясе генә үзгәрмәде. Хәзер республика халкына сарык итенең бер килограммы, сөяксез иттән тыш, 370 сумга төшә, тип белдерде статистиклар
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Читайте нас: