Барлык яңалыклар
Новости
18 гыйнвар 2019, 12:31

Техника әзер булырга тиеш

Авыл хуҗалыгы техникасын 2019 елгы чәчү сезонына әзерләү башланды

Авыл хуҗалыгы техникасын 2019 елгы чәчү сезонына әзерләү башланды
Башкортстан аграрийларына язгы кыр эшләре башлануга 7 меңләп тракторны, 2 мең ашлык урып-җыю комбайнын, 300 үзйөрешле чапкыч, 400 мал азыгы җыючы комбайнны һәм бик күп башка төр техника һәм авыл хуҗалыгы корылмаларын ремонтлыйсы була.
БР Хөкүмәте күрсәтмәсенә ярашлы, тагылма инвентарьны юнәтүне 1 февральгә кадәр тәмамлау планлаштырылган. 1 мартка - туфрак эшкәртү һәм чәчү машиналары һәм корылмаларының бөтен төрләре дә, ә 25 мартка язгы кыр эшләрендә катнашачак барлык тракторлар әзерлек сызыгында торырга тиеш. Аннары тиешле тәртиптә, график бунча, үзйөрешле техника техник тикшерү үтәргә тиеш була.
Бүгенгә авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм әзерләү темплары узган елгы күрсәткечләрдән күпкә югары. Авыл хуҗалыгы техникасын капиталь ремонтлау һәм яңарту хуҗалыкларның үз базаларында да, махсуслаштырылган ремонт предприятиеләрендә дә алып барыла, алар республикада 30 берәмлек, дип билгеләделәр БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә.
"Башинформ"
Читайте нас: