Барлык яңалыклар
Новости
21 гыйнвар 2019, 18:29

Сөекле Пәйгәмбәр хөрмәтенә

“Урал батыр” милли-мәдәни үзәгендә Мәүлид кичәсе оештырылды.

“Урал батыр” милли-мәдәни үзәгендә Мәүлид кичәсе оештырылды.
Сөекле Пәйгамбәребез хәзрәте Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.)нең туган көне декабрьдә булса да, аңа багышлап кичәләр уздыру нинди айда да үзен аклый. Пәйгәмбәребезне сөю, аңа итагать итү, аның алтын мирасын килер буыннарга җиткерү – бөек бурыч.
Мәүлид кичәсендә Приют мәчетеннән, Бәләбәй шәһәренең яңа һәм тарихи мәчетләреннән мөселман кардәшләребез – абыстайлар, Мөхәммәд галәйһиссәләмнең рух-шәрифләре шат була күрсен дип, көйләп мөнәҗәтләр укыдылар, тәкъбир әйттеләр. Укулар бөтен зал белән Мәхәммәд пәйгәмбаргә мактау вә сәламнәр – салават әйтүләр белән үрелеп барды.
Килгән тамашачы сәхнәдән әйтелгән моңлы азан тавышын тыңлады, фойега чыгып, кичке намазны укыды.
Кичәнең икенче өлеше викторина сорауларына җавап бирүдән башланды. Тарихи мәчет имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Галиевның Мәхәммәд пәйгамбәрнең тормышына, эшмәкәрлегенә кагылган сорауларына дөрес җавап биргәннәр бүләкләр алды.
Кичә татар, башкорт иҗтимагый оешмаларының сәхнә осталары, татар гимназиясе укучылары катнашлыгында матур концерт белән дәвам итте. Җырларга, биюләргә бай программаны Анжела Әүбакирова һәркем күңеленә хуш килерлек итеп алып барды.
Безнең хәбәрче.
Читайте нас: