Узган ял көннәрендә 15 нче урта мәктәпнең хоккей мәйданында Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы кубогына 1 турнир узды. “Ирбис” (Бәләбәй шәһәре) һәм “Төнге бүреләр” (Приют поселогы) командалары арасында кызу уен приютлылар файдасына 8:6 исәбе белән тәмамланды.