Барлык яңалыклар
Новости
22 гыйнвар 2019, 14:56

Техника чәчүгә әзерләнә

Яңа ел бәйрәмнәре узды, вакыт чәчү чорын якынайтып, тизлеген шәбәйтә төшә. Димәк, авыл кешеләренең уй-ниятләре һәм эшләре яңа авыл хуҗалыгы елына әзерлеккә юнәлтелгән.

Яңа ел бәйрәмнәре узды, вакыт чәчү чорын якынайтып, тизлеген шәбәйтә төшә. Димәк, авыл кешеләренең уй-ниятләре һәм эшләре яңа авыл хуҗалыгы елына әзерлеккә юнәлтелгән.
Узган җомгада без – муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Владимир Усаков, авыл хуҗалыгы бүлегенең баш инженеры Айрат Гомәров һәм шушы юллар авторы – “Слак” җәмгыяте остаханәсендә булдык
– Бүгенгә – ике К-700, МТЗ маркалы сигез трактор басуга чыгарга әзер, – дип сөйләде безгә хуҗалык җитәкчесе Сергей Афанасьев. – Күптән түгел К-701 тракторының двигателен ремонтладык, ул фермалар территорияләрен һәм юлларны кардан тазартуга файдаланыла. “Алтай” гаражда тора – аны тулысынча сүтеп, кирәк җирен төзәтеп, җыярга кирәк, икенче К -701 тракторының двигателен Чаллыда ремонтладык, кайтарып куясы гына калды. Бөтен автомобиль ләр дә йөри.
Язга таба чәчкечләрнең бөтен детальләрен көйләп, майлап куячаклар. Әйтергә кирәк, хуҗалык запас частьләр белән тулысынча тәэмин ителгән.
Басу эшләре башланганчы барлык техниканың әзерлек сызыгында үз урынын алачагына ышаныч ныклы.
Зөлфия Гарифуллина.
Читайте нас: