Барлык яңалыклар
Новости
23 гыйнвар 2019, 16:43

“Балалар – киләчәкнең чын иҗатчылары!”

“Исәнмесез, мин – робот, сезне сәламлим!” – дип, кул изәп каршы алды Никита Бельзецкийның куллары белән җыелган робот-манипулятор “Яңа буын” балалар-үсмерләр үзәге кунакларын

“Исәнмесез, мин – робот, сезне сәламлим!” – дип, кул изәп каршы алды Никита Бельзецкийның куллары белән җыелган робот-манипулятор “Яңа буын” балалар-үсмерләр үзәге кунакларын
Яшь бәләбәйлеләргә өстәмә белем бирү өлкәсендә фәнни эшкәртмәләр өчен тәгаенләнгән гадәти булмаган югары технологияләр дөньясын Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев ачты. Символик кызыл тасма киселде, һәм кунаклар эзләнүчеләр һәм иҗатчылар иленә – заманча технопаркка эләгә.
– Өстәмә белем бирүнең яңа моделе балаларга һәм үсмерләргә техник дисциплиналар буенча башлангыч һөнәри белем һәм күнекмәләрне югары дәрәҗәдә алу мөмкинлеге бирә. Технопаркның сайланган юнәлешләре буенча өч лаборатория җиһазланган, анда электроника, работотехника, дизайн, инжиниринг һәм программалаштыру өлкәсендә алдынгы технологияләрне үзләштерергә мөмкин.
Тамаша залында кунакларны театрлаштырылган сәламләү чарасы узды.
– Технопаркның популяр булачагына ышанам, – диде Азат Альверт улы. – Сәнәгатькә юнәлеш тоткан өстәмә белем бирү безнең балаларыбызның, булачак белгечләрнең, дөнья масштабында таләп ителүе өчен кертелә. Технопарк ачу – мөһим адым, илнең алга хәрәкәт итүендә алгарыш. Уңышларны, үсешне, мөмкинлекне күзәтеп барачакбыз. Яхшы хезмәт итүегезне, максатыгызга ирешүегезне, университетка укырга керүегезне телим!
Аннары технопарк станцияләре буйлап кызыклы сәяхәт башланды.
Анна Лапина.
Елена Торгашова фотолары.
Читайте нас в