Барлык яңалыклар
Новости
23 гыйнвар 2019, 13:39

Мәктәпкә – турникет аша!

Бәләбәйнең белем бирү оешмаларында хәвефсезлек чаралары көчәйтелде

Бәләбәйнең белем бирү оешмаларында хәвефсезлек чаралары көчәйтелде
Соңгы елларда илдә балигъ булмаганнар корбанга әйләнгән берничә хәл-вакыйга булды. Бу фаҗигале вакыйгалар мәктәпләрдә хәвефсезлек чаралары күрү турында уйланырга мәҗбүр итте. Шуңа чит кешеләрнең керү-чыгуын контрольдә тоту өчен турникетлар куела башлады.
Бу яңа электрон хәвефсезлек системасы. Укучыга электрон магнит карта рәвешендә пропуск бирелә. Анда аның фотосы булуы мөмкин, исем-шәрифләре, классы, шулай ук класс җитәкчесенең исем-фамилиясе күрсәтелә. Карталар укучыларга һәм белем оешмасы хезмәткәрләренә дә бирелә. Моннан тыш, һәр картага уникаль код куелган, аны магнит исәпләгеч бер ялгышусыз таный һәм кергән укучы турында мәгълүматны сак хезмәтенең монитор экранына тапшыра. Турникет аша үтү турында мәгълүматлар саклана һәм ата-аналарга оператив хәбәр итү, шулай ук мәктәпкә йөрү турында отчет өчен хезмәт итә. Ата-аналар исә мәктәпкә кергәндә паспорт күрсәтергә бурычлы.
Яңа хәвефсезлек системасы мәктәпкә керү вакытын тоткарласа да балаларның хәвефсезлеген тәэмин итү күпкә өстен.
Әлеге вакытта Бәләбәйнең тугыз белем бирү оешмасында: 1нче, 2нче, 15нче, 17нче мәктәпләрдә, 1нче гимназия, башкорт гимназия-интернаты, татар, чуваш гимназияләрендә һәм мәктәп-интернатта турникетлар куелган.
Зөлфия Гарифуллина
Читайте нас: