Барлык яңалыклар
Новости
24 гыйнвар 2019, 12:02

Полицейскийлар өй туйлады!

Русия Эчке эшләр министрлыгының Бәләбәй районы буенча бүлеге бинасын рәсми ачу тантанасы узды.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Бәләбәй районы буенча бүлеге бинасын рәсми ачу тантанасы узды. Аны ачу митингында БР Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, республиканың эчке эшләр министры Роман Деев, Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев, полициянең личный составы һәм ветераннары, полиция бүлеге каршындагы җәмәгать советы әгъзалары катнашты.
Радий Фәрит улы район полицейскийларын өй туйлаулары белән котлады һәм җиңел булмаган, катмарлы эшләрендә уңышлар теләде.
Җыелганнарга эчке эшләр министры Роман Деев сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте һәм Русия Эчке эшләр министрлыгы Бәләбәй районы буенча бүлегенең яңа начальнигы Андрей Самышев белән таныштырды. “Башкиравтодор” җәмгыяте – төзүче предприятиенең генераль директоры Андрей Пролипото аңа яңа бинаның символик ачкычын тапшырды.
Зөлфия Гарифуллина.
Елена Торгашова фотолары.
Читайте нас: