“Бәләбәй кәгазь комбинаты” җәмгыяте тәүлек әйләнәсенә эшләүгә күчәргә ниятли
Предприятие 2017 елның октябрендә елдам социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары исәбенә керде, ә 2018 елның гыйнвар азагында, көйләү эшләрен тәмамлап, җитештерә дә башлады.
– Узган ел безнең өчен киеренке дә, уңышлы да булды. Беренчедән, ел буе без эшче кадрлар сайладык һәм үзебез эш процессында яңа станокларны үзләштердек. Икенчедән, җитештерү күләмен арттыру өчен өстәлмә корылма сатып ала алдык, шулай итеп, поставкалау географиясен киңәйттек, – дип сөйләде комбинат җитәкчесе Павел Колпаков. – Әлеге вакытта предприятиедә ике сменада 20 кеше эшли. Икенче квартал башында тәүлек әйләнәсенә эшләүгә күчәргә ниятлибез.
Комбинат ай саен кулланучыларга 500 меңләп санитар-гигиеник эшләнмә төргәкләре озата.
Татьяна Горденко, БР Бәләбәй муниципаль район хакимиятенең инвестицияләр һәм сәнәгать бүлеге начальнигы:
– Предприятиенең производствоны үстерү буенча актив эш алып баруы шатландыра.
“Бәләбәй” елдам социаль-икътисади үсеш территориясендә бүгенгә җиде резидент теркәлгән. Әлеге вакытта ТОСЭР резидентлары булырга һәм компьютерлы технологияләр, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, спорт корылмалары җитештерү һ.б. өлкәсендә предприятиеләр төзергә ниятләгән тагын берничә компания белән сөйләшүләр бара.
Хезмәтләндерү буенча механик Рәвил Нәбиуллин төргәкләрне кисә торган яңа ярымавтомат янында. Елена Торгашова фотосы.