Узган атнада Веровкада янгын чыга – ишле балалы гаиләнең йорты яна. Сорау туа: бу вакытта әти белән әни кайда булган? Соңрак билгеле булуынча, алар бәләкәй дүрт баласын калдырып, күрше Өсән-Ивановка авылына киткән була. Мичкә ягышлы өйдә балалар еш кына үзләре генә кала. Янгын кухняда чыга, янгынга каршы сигнализация эшли. Алты яшьлек Милана, сигналны ишетеп, югалып калмый, пластик тәрәзәне ачып, өч баланы ут капкан йорттан алып чыга. Бәләкәй булса да аларга нинди хәвеф янавын аңлап, эш итә ул! Әти белән әнигә кыю кызларына гомерләре буе рәхмәт укырга кала. Кыз булмаса, өлкәннәрнең ваемсызлыгы төзәтеп булмаслык фаҗига белән тәмамланыр иде.