Барлык яңалыклар
Новости
26 гыйнвар 2019, 21:40

Балалар Фатих Кәрим шигырльрен яттан сөйли

24 гыйнварда Бәләбәй татар гимназиясе базасында район һәм шәһәр татар теле һәм әдәбияты укытучыларының чираттагы семинары узды. Аның кысаларында гимназия укучылары патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль чара күрсәтте.

24 гыйнварда Бәләбәй татар гимназиясе базасында район һәм шәһәр татар теле һәм әдәбияты укытучыларының чираттагы семинары узды. Аның кысаларында гимназия укучылары патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль чара күрсәтте.
Укучылар Ф. Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләделәр, аның сүзләренә җырлар башкардылар, яттан шигырьләрен укып ишеттерделәр.
Чарада якташ язучылар Фатих Кәрим исемендәге әдәби премия лауреаты Камил Фазлый, Габдулла Вафин, педагогик хезмәт ветераны Рәсимә Фазлетдинова, шулай ук татар хәрәкәте активистлары Флүр Яһудин, Илдус Разетдинов һ.б. катнаштылар. Алар чыгышларында туган телне саклау җәһәтеннән борчылуларын белдерде, якташ шагыйрь рухына дога булып барып ирешерлек фәһемле чара оештырганнары өчен гимназия коллективына, туган тел укытучылары Люзия Фәттаховга, Резеда Гыйззәтуллинага рәхмәтләрен белдерде.
Безнең бүген туган телебезне белүебез горурлык булырга тиеш түгел, киләчәктә аны оныкларыбыз белсен, менә бу горурлык булыр . Юмористик әсәрләр язу остасы Габдулла Вафин шундый фикер әйтте.
Әйе, мәктәпләр ябылу, булганнарында туган тел дәресләренең кимүе күңелсез уйларга этәрсә дә, гимназия укучыларының Фатих Кәримнең “Партизан хатыны” , “Кыңгыраулы яшел гармун” кебек ярыйсы ук озын һ.б. шигырьләрен күңелләргә үтеп керерлек итеп сәнгатьле итеп яттан сөйләүләре киләчәгәбезгә якты өмет уята. Әдәби-музыкаль кичәдә икенчедән алып тугызынчы класска кадәр 24 укучы (!) шагыйрьнең туган җиргә сөю, дошманга нәфрәт белән сугарылган шигырьләрен укыды һәм залда утыручылар күңелендә шагыйрь һәм аның иҗатына, шулай ук туган телгә карата да соклану тудырды. Без булдык, без бар, без булачакбыз!.
Зәйфә Салихова.
Читайте нас: