Барлык яңалыклар
Новости
28 гыйнвар 2019, 12:11

Иң күп пенсияне Чукотка халкы ала

Иң күп пенсияне Чукотка халкы ала икән

Иң күп пенсияне Чукотка халкы ала икән
Анда аның уртача күләме – 25 мең 173 сум, дип яза "Кызыл таң" газетасы. Аннары Ямал-Ненец автономияле округы килә – 22 мең 50 сум. Магаданда – 21 мең 508, Камчаткада 21 мең 342 сум түлиләр. Россиядә уртача пенсия күләме 14 мең 144 сумны тәшкил итә. Илнең 46 төбәге бу күрсәткечкә җитә алмый. Кабарда-Балкар белән Дагыстанда иң түбән пенсияләр – 11 мең сумнан чак кына артык. Башкортстанда уртача пенсия күләме — 13 мең 510 сум.
Реклама
Читайте нас: