Салкын тиеп авыруның беренче билгеләре күренүгә үк, түбәндәге рецептларны кулланыгыз.
1. Суганны икегә бүлеп иснәгез.
2. 1,5 литрлы суга 1 аш кашыгы эре тоз, 1 лимон согы, 1 грамм аскорбин кислотасы салып болгатыгыз. Көн дәвамында эчегез.
3. Бер лимонны бер минутка кайнар суга тыгып алыгыз. Аннары кабыгы белән ит тарткыч аша чыгарыгыз.
Лимонга 100 гр сыер мае, 1-2 аш кашыгы бал салып болгатыгыз. 2-3 сәгать саен берәр аш кашыгы кабып куегыз.
4. Йоклар алдыннан ярты литр кайнар суга дүрт аш кашыгы кура җиләге салып, 20 минут төнәтегез дә эчегез.