Барлык яңалыклар
Новости
29 гыйнвар 2019, 16:09

Алсу әтисен юбилее белән котларга кайтты

Билгеле җырчы Алсу башкалага килде. Аны “Уфа” халыкара аэропортында чәк-чәк һәм кымыз белән каршы алдылар. Алсу мондый да җылы каршы алуны көтмәгән иде булса кирәк.

Билгеле җырчы Алсу башкалага килде. Аны “Уфа” халыкара аэропортында чәк-чәк һәм кымыз белән каршы алдылар. Алсу мондый да җылы каршы алуны көтмәгән иде булса кирәк.
Аның әйтүенчә, ул Башкортстанны кече ватаны дип исәпли һәм бирегә һәрвакыт зур ихласлык белән кайта. Уфага ул ким дигәндә елына ике тапкыр кайтырга тырыша. Ә бу кайтуы аерым әһәмияткә ия икән. 6 гыйнварда әтисе Рәлиф Сафинга – чыгышы белән Илеш районыннан булган билгеле эшкуарга – 65 яшь тулган һәм бүген алар гаилә бәйрәменә җыелачак.
Әйткәндәй, Алсуның Башкортстанның 100 еллыгына багышланган фестивальдә катнашуы көтелә.
Фото: instagram Алсу.
Читайте нас: