Барлык яңалыклар
Новости
30 гыйнвар 2019, 12:36

1 февральдә Башкортстан мәктәпләренә беренче классларга язылу старт ала

Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы хәбәр итүенчә, 2019 елның 1 февраленнән республиканың гомуми белем бирү оешмалары теркәлгән территорияләрендә яшәүче балаларны беренче класска кабул итүне башлыйлар.

Мәктәпнең вакантлы урыннары саны турында белешмәләрне рәсми сайтта, мәгълүмат стендларында һәм киң күләм мәгълүмат чараларында урнаштыралар.
Теркәлгән территориядә яшәмәгән балалар өчен документлар кабул итү 2019 елның 1 июленнән башлана.
“Белем бирү учреждениесенә кабул итү” гаризасының электрон төрен төп биттә Башкортстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында /https://gosuslugi.bashkortostan.ru/ популяр хезмәтләр бүлегендә 1 февральдән күрергә була.
Читайте нас: