Барлык яңалыклар
Новости
30 гыйнвар 2019, 12:39

Балның файдасы

Бал составында кеше организмына кирәкле 20гә якын матдә - глюкоза, минераль тозлар, ферментлар, витаминнар, антибиотиклар һ.б. матдәләр бар.

Бал составында кеше организмына кирәкле 20гә якын матдә - глюкоза, минераль тозлар, ферментлар, витаминнар, антибиотиклар һ.б. матдәләр бар.
Иртән 1 стакан суга 1 кашык бал салып эчсәң, ул ашказаны эшчәнлеген нормальләштерә. Тирән, әйбәт итеп йоклау өчен, гадәттә, ятар алдыннан 1 стакан суга 1 аш кашыгы бал салып эчәләр. Умартачылар беркайчан да ревматизм белән авырмый. Бал балалар организмының йогышлы авыруларга каршы торучанлыгын арттыра. Аларга сөтле һәм җиләк-җимешле ашамлыкларга бал кушып бирү аеруча файдалы. Дәвалану өчен балны эретеп куллану әйбәтрәк. Балны яңа сауган сөткә, эремчеккә кушып ашауның да файдасы бар.
Казан утлары
Казанфото: freshmart.com
Читайте нас: