Барлык яңалыклар
Новости
31 гыйнвар 2019, 13:02

Зөләйха! Күзләреңне матуррак ач!

Мәскәүдә «Алтын битлек» милли театр премиясе программасы кысаларында Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры куйган «Зөләйха күзләрен ача» спектакле 4 февральдә күрсәтеләчәк.

Мәскәүдә «Алтын битлек» милли театр премиясе программасы кысаларында Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры куйган «Зөләйха күзләрен ача» спектакле 4 февральдә күрсәтеләчәк.
Ул С. Пушкин исемендәге театрның төп сәхнәсендә куела.
Спектакльгә арзанрак билетлар сатылып беткән. Кассада 4 мең сумнан 10 мең сумга кадәр торган билетлар гына калган.
Театр режиссеры Айрат Абушахманов куйган «Зөләйха күзләрен ача» спектакле алты номинациядә «Алтын битлек» милли театр премиясенә дәгъва итә.
Әйткәндәй, «Алтын битлек» милли театр премиясе программасын үзенең Мәскәү гастрольләре вакытында Татарстаннан Камал театры ачып җибәргән.
Кызыл таң. Фото: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы
Читайте нас: