Барлык яңалыклар
Новости
1 февраль 2019, 12:19

Башкортстан пенсия алды яшендәге кешеләрне укытуга 650 млн сум акча алачак

Башкортстан алты елда “Өлкән буын” милли проекты кысаларында пенсия алды яшендәге кешеләрне укытуга федераль бюджеттан 650 млн сум акча алачак. Бу хакта гаилә, хезмәт һәм халыкны яклау министры урынбасары Юрий Мельниковка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

9 меңләп кеше укытылачак. Пенсия алды яшендәге кешеләрне таләп ителгән һөнәрләргә укытачаклар. Уку-укыту срогы – өч ай, бер кешегә якынча 68 мең сум тотынылачак.
Русия Президенты Владимир Путин 3 октябрьдә пенсия системасын үзгәртү турында законга кул куйды. Закон нигезендә пенсия яше биш яшькә арттырыла: ирләр өчен 65 яшькә кадәр, хатын-кызлар өчен 60 яшькә кадәр. Кабул ителгән законга ярашлы, картлык буенча уртача айлык пенсия эшләмәүче пенсионерлар өчен 2019 елда 15,4 мең сумга кадәр арттырыла, ә 2024 елга кадәр – аена 20 мең сумга кадәр.
Башинформ. Фото: Башинформ
.
Читайте нас: