Барлык яңалыклар
Новости
1 февраль 2019, 12:16

Башкортстан юлларында 663 яңа камера куячаклар

Башкортстан юлларында кагыйдә бозуларны теркәүче яңа фото һәм видео комплекслары урнаштырачаклар.

Башкортстан юлларында кагыйдә бозуларны теркәүче яңа фото һәм видео комплекслары урнаштырачаклар. БР ЮХХДИ начальнигы Динар Гыйльметдиновның әйтүенә караганда, 2019 ел ахырына кадәр республикада 663 камера куелачак.
Аларның кайда урнаштырылачагы әлегә билгеле түгел. Бу юнәлештә эшне Дәүләт автоинспекциясе БРның Транспорт һәм юл хуҗалыгы дәүләт комитеты белән бергә алып бара.
Башинформ. Фото: ® UfaTime.ru
Читайте нас в