Барлык яңалыклар
Новости
2 февраль 2019, 13:08

Вакытында түләмәгән өчен – штраф

Бәләбәй районара прокуратурасы “Новосел” идарәче компаниясе” җәмгыятендә эштән киткәндә хезмәт хакы түләү срокларының кичектерелү- кичектерелмәве җәһәтеннән хезмәт кануниятенең үтәлешен тикшерде.

Бәләбәй районара прокуратурасы “Новосел” идарәче компаниясе” җәмгыятендә эштән киткәндә хезмәт хакы түләү срокларының кичектерелү- кичектерелмәве җәһәтеннән хезмәт кануниятенең үтәлешен тикшерде.
Хезмәткәр белән соңгы эш көнендә хисаплашу бурычының эш бирүче тарафыннан үтәлмәве ачыкланды, бары тик бер атнадан соң гына түләү ведомостена ярашлы аңа тиешле бөтен сумма түләнгән.
“Новосел” идарәче компаниясе” җәмгыяте директоры исеменә хезмәт кануниятен бозуны бетерү таләбе белән күрсәтмә юнәлтелде. Предприятие җитәкчесенә карата прокуратура РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.27 статьясының 6 нчы өлешендә ( тиешле вакытта эш хакын, хезмәт мөнәсәбәтләре кысаларында гамәлгә ашырылучы башка түләүләрне түләмәү) каралган административ хокук бозулар турында эш кузгатты. Эшне карау нәтиҗәсендә аңа 10 000 сум күләмендә штраф тәгаенләнде.
Бәләбәй районара прокуратурасы материаллары буенча Зәлфия Гарифуллина әзерләде.
Читайте нас: