Барлык яңалыклар
Новости
4 февраль 2019, 15:32

Урамнар яктырачак

Бәләбәй шәһәр биләмәсе хакимияте башлыгы Сәлим Гобәев белән Бәләбәй муниципаль районы хакимиятенең торак-коммуналь хуҗалык бүлеге начальнигы вазифасын башкаручы Ирина Кузьмина катнашлыгында “туры бәйләнеш” телефонына шәһәр-авыллар урамнарын яктырту мәсьәләсе буенча 10 кеше шылтыратты.

Шылтыратучылар “караңгы” урамнарны атады. Эчшеләр, Ф. Кәрим, Кызылармеец, СССРның 60 еллыгы урамнарында яшәүчеләрдән шылтыратучылар булды. Шәһәрдә Ленин урамында 1нче йорт районында, Морозов – Кызыл урамнары киселешендә, Рус Швейцариясе авылында Елга буе урамында караңгы булуына зарландылар.
Приютта да автовокзал артында, анда ике катлы иске йортлар урнашкан, яктылык җитми. Бер бәләбәйле заманча лампалар куярга тәкъдим итте. Һәр шалтырату контрольгә алынды. Якын арада белгечләр атап үтелгән проблемаларны караячак. Муниципаль районның 2019-2024 елларда БР Торак пунткларында тышкы яктыртуны яхшырту буенча республика программасында катнашу аларны хәл итәргә булышачак. 2019 елда бу максатка республика бюджетыннан безнең районга 15,4 млн сум акча бүленгән.
Зөлфия Гарифуллина.
Читайте нас: