Барлык яңалыклар
Новости
5 февраль 2019, 11:22

“Энергетик” – боулингта иң яхшысы

Автомобиль беркетмәләре поставкалаучы иң эре “БелЗАН” җәмгыяте производствога гына түгел, корпоратив культураны үстерүгә дә зур игътибар бүлә.

Автомобиль беркетмәләре поставкалаучы иң эре “БелЗАН” җәмгыяте производствога гына түгел, корпоратив культураны үстерүгә дә зур игътибар бүлә.
Завод хакимияте хезмәткәрләре өчен төрле мәдәни чаралар уздыра.
Мәсәлән, быелгы ел боулинг турнирыннан башланган. Ике шимбәдә 14 команда җиңүче исеменә лаек булу өчен үзара көч сынашкан. Бу исемне менә ике мизгел баш энергетик бүлеге хезмәткәрләреннән төзелгән “Энергетик” командасы лаеклы йөртә. Чарада барлыгы 100гә якын кеше катнашкан.
Әмма завод хезмәткәрләренең “тын алырга” вакыты юк – тиздән волейбол турниры оештырылачак.
“Автонормаль” газетасы материаллары буенча Зөлфия Гарифуллина әзерләде.
Читайте нас в