Барлык яңалыклар
Новости
5 февраль 2019, 11:08

Техник кораллану юлында

“БелзАН” җәмгыятендә термик һәм гальваник производстволарда җитди инвестицияләрдән соң гайкалар цехына да чират җиткән.

“БелзАН” җәмгыятендә термик һәм гальваник производстволарда җитди инвестицияләрдән соң гайкалар цехына да чират җиткән.
Узган ел ахырында цехта гайка кисә торган өс станок (Тайваньдә җитештерелгән) корылган һәм эшләтеп җибәрелгән. Әлеге станоклар югары җитештерүчәнле һәм төгәл, шул ук вакытта файдалануда һәм хезмәтләндерүдә гади булулары белән аерылып тора.
2019 елның беренче ярты еллыгында ОГТ һәм гайкалар цехы белгечләре заманча машинаны мөмкин кадәр тулырак файдалану өчен эшләячәк, нәтиҗәдә сортларга бүлү эшеннән котылырга, контроль операцияләр уздыруны киметергә мөмкин булачак.
Болар барсы бергә гайкалар җитештерүнең үзкыйммәтен киметергә булышлык итәчәк, предприятие продукциясенең конкуренциягә сәләтлелеген арттырачак.
"Автонормаль" газетасы материаллары буенча Зөлфия Гарифуллина әзерләде.
Читайте нас: