Барлык яңалыклар
Новости
6 февраль 2019, 17:30

Эшлекле сөйләшү узды

Бәләбәй медицина колледжы студентлары Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев белән очрашты

Бәләбәй медицина колледжы студентлары Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев белән очрашты
Азат Альверт улы районның социаль-икътисади хәле, казанышлар һәм проблемалар, Бәләбәй районының дәвалау учреждениеләрендә эшкә урнашырга теләүчеләрне яклау һәм өметле проектлар турында сөйләде.
Бәләбәй Үзәк район дәваханәсе баш врачы Рөстәм Ишмурзин муниципалитетның нинди белгечләргә мохтаҗ булуын атады, “Земский доктор” программасында кем катнаша алуын һ.б. бәян итте.
Әңгәмә ахырында А. Сәхәбиев муниципаль районда яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары, социаль-мәдәни учреждениеләр төзелә, биләмәләр төзекләндерелә, сәламәтлек сагында торучы хезмәткәрләргә аерым игътибар бирелә, дип билгеләде. Болар барсы да яшьләр өчен эшләнә.
Чыганак: Бәләбәй муниципаль районының рәсми сайты
Читайте нас: