Барлык яңалыклар
Новости
6 февраль 2019, 17:46

Төштә алар сугыш күрми

1нче “Айгөл” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр камалыш ипекәен тәмләп карады

1нче “Айгөл” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр камалыш ипекәен
тәмләп карады
Бүгенге балалар Бөек Ватан сугышы ветераннарын, исән катнашучыларны һәм сугыш шаһитларын күргән соңгы буындыр, мөгаен. Илнең гомуми тарихы фонында кечкенә, әмма анык кешеләр хәтере өчен гаять әһәмиятле вакыйгаларны белүе торган саен кыенлаша бара. Кешеләр хәтере халык хәтеренә әйләнә.
Сугыш. Ленинград. Камалыш. 125 грамм икмәк. Безнең балалар шушы хакта документаль фильм, фотосурәтләр карады, туган шәһәре камалашында исән калган балалар һәм өлкәннәр турында истәлекләрне тыңлады. Һәр бала блокада паегын тотып карады, әти-әниләре белән бергә көрпәдән пешерелгән ипидән авыз итте. Болар барысы нәниләр күңелен тетрәтте.
Илебез каһарманнары һәм һәлак булганнар, солдатлар һәм офицерларның чиксез батырлыгы, хәрби фидакарьлеге турында хәтерне саклап һәм аны буыннарга тапшыра килеп кенә, без киләчәктә сугыш булдырмаудан котыла алачакбыз. Кеше гомереннән кыйммәт бернәрсә дә юк.
Ирина Красноперова, өлкән тәрбияче.
Читайте нас: