Ведомствода билгеләүләренчә, республиканың 11 шәһәр һәм районында кызлар малайларга караганда күбрәк туган. “Былтыр ЗАГС бүлекләрендә туу турында 47 411 акт теркәлгән, бу узган елга караганда 2 258гә азрак. 17 334 сабыйның гаиләдә беренче, 18 855е – икенче, 7 917се – өченче, 2 178е – дүртенче һәм 1 033е – бишенче булып тууы теркәлгән. Моннан тыш, республикада шушы чорда 607 игезәк һәм 10 өч игез бала дөньяга аваз салган”, – дип белдерделәр ведомствода.