Барлык яңалыклар
Новости
8 февраль 2019, 12:09

Айдар Фәйзрахманов – акыл иясе дә

Айдар Фәтхрахман улы 1955 елның 30 гыйнварында Татарстанның Арча районы Урта Бирәзә авылында туган, Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт педагогия университеты музыка факультеты профессоры, кафедра мөдире. Татар дәүләт филармониясе һәм Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең сәнгать җитәкчесе.

Дөнья буйлап сибелгән татарга гына түгел, күңелендә җырга мәхәббәте булган бик күпләргә таныш ул. Башкортстанда да көтеп алынган кунак.
Һөнәре буенча опера җырчысы булуга карамстан, халык җырларын оста башкаруы, гармун телләрендә кош сайратуы белән абруй яулады. Эстрада җырлары сәхнәдән төшми. "Туган җиреңнән китмә", "Гомерләр узып бара", "Бездән әле яшьлек узмады", "Ай-һай, дөнья, чал башың" җырларын бер ишетсәң, гомергә хәтердә кала.
Айдар Фәйзрахманов акыл иясе дә. Бүген сезгә аның "Сәхнә" журналында җыелган фикерләрен җиткерәбез.
Кош – җыры белән генә кош.
Сандугачның җыры булмаса, без аны белмәс идек.
Җырчы гомере буе җырларга тиеш. Ул – халкына мәдхия җырлаучы.
Классик җырларның көен, сүзен бозып җырлаучыларга үртәләм. Мәсәлән, «Заманалар авыр, еллар ябык», – диясе урында «...юллар ябык», – диләр.
Безнең җырлар башка халык җырларыннан аерылып торырга тиеш. «Милли моң», «милли аһәң» дигән төшенчәләр бар.
Сәхнә – яшьләрнеке. Эстрада үсте – техник чаралар, бизәлеш зур мөмкинлекләр бирә.
Югарылыкка омтылырга кирәк.
Аллаһы Тәгалә җырымнан аермасын.
Фото: vk.com сайтыннан.
Читайте нас: