Барлык яңалыклар
Новости
8 февраль 2019, 12:01

Мәсьәләләрне киңәшләшеп чишәләр

16 нчы урта мәктәптә өлкән класс укучылары Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев, БР Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Марат Шафиков һәм “Бердәм Русия” партиясе вәкиле белән Бәләбәй районында партия проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алышыр -сөйләшер өчен очрашты.

Волонтерларның “Алга” агитбригадасы, ата-аналар һәм укытучылар чыгыш ясады. Мәктәп җәмәгатьчелегенең төп үтенече – өч катлы мәктәп бинасының түбәсен яңарту.
Азат Сәхәбиев: “Мәктәп өчен, аның булачак укучылары өчен эшләрдән читтә калмавыгыз яхшы”, – диде укучыларга.
Әйткәндәй, сигезенче класс укучысы, мәктәпнең “Алга” волонтерлар отряды командиры Никита Болдырев Анапа шәһәренә Бөтенрусия кадет үзәгенә “Осталар каласы” сменасына юллана.
Гөлнара Мурзина.
Читайте нас: