Барлык яңалыклар
Новости
11 февраль 2019, 15:27

Әйдә киттек урманга, коры-сары җыярга

Янгын вакытларында урманнарга керү тыелган чорны исәпкә алмаганда, җирдә аунап яткан коры ботакларны, чабык-чыбык, бүрәнәләрне, ниһаять, җыярга рөхсәт бирделәр.

Янгын вакытларында урманнарга керү тыелган чорны исәпкә алмаганда, җирдә аунап яткан коры ботакларны, чабык-чыбык, бүрәнәләрне, ниһаять, җыярга рөхсәт бирделәр.
Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары “Урман мөнәсәбәтләрен җайлаштыру хакында”гы законга төзәтмәләр керттеләр. Бу закон җирдә аунап яткан коры-сарыны һәм камышны агач ресурсларга кертми.
Республика парламенты спикеры Контантин Толкачёвның өстәп шуны әйтте:
- Биредә бер генә шарт бар. Гражданнар ирекле рәвештә үсеп утырган исән агачларны түгел, ә нәкъ коры-сары – җирдәге ботаклар, чабык-чыбыкны, ауган агач кәүсәләрен – җыярга тиеш.
“Өмет”.
Фото: Интернет.
Читайте нас: