Йөрәкләрегезнең бер-берсеннән ераклашуына юл куймагыз
Бервакыт Остаз укучыларыннан:
– Ни өчен кешеләр бер-берсе белән талашканда кычкыра? – дип сорады.
Укучылар үзләренең төрле җавапларын тәкъдим итте. Остазларына берсе дә ошамады, һәм ул болай дип аңлатты:
– Кешеләр бе-берсенән канәгать булмаганда тиргәшә, гаугалаша, шул аркада аларның йөрәкләре бер-берсеннән ераклаша. Шушы ераклыкны каплар һәм йөрәкләренең тибешен ишетер өчен, алар кычкыра.
– Ә кешеләр гашыйк булганда нәрсә була?
– Алар кычкырмый, киресенчә, шым гына сөйләшә, чөнки аларның йөрәкләре бер-берсенә нык якын була.
– Тагы да ныграк гашыйк булсалар?
– Ул чакта инде бөтенләй сөйләшмиләр, пышылдашалар гына, ә мәхәбәтләре тагын да көчәя. Соңга таба пышылдашуның да кирәге калмый, чөнки алар бер-берсен сүзсез дә аңлый башлый. Бу бер-берсен өзелеп яраткан ике кеше арасында гына була.
Менә шуның өчен дә сөйгәнегез белән бәхәсләшкәндә тавыш күтәрергә тырышмагыз, йөрәкләрегезне ераклаштырырлык начар сүз әйтмәгез. Йөрәкләрегез бер-берсенә кире әйләнеп кайтмаслык арага ераклашуы бар. Ә бу иң куркынычы һәм аянычы. Мәхәббәтегезне, сөйгәнегезне берүк саклагыз!