Барлык яңалыклар
Новости
14 февраль 2019, 12:54

Тарих-туган якны өйрәнү музее ачылуга 40 ел тула!

2019 елда тарих-туган якны өйрәнү музее ачылуына 40 ел тулуны билгеләячәк. Юбилей уңаеннан музей “Тарихның яңа битләре” мультипроектын тәкъдим итә. Ул теләгәннәрнең барсы да катнашырлык төрле чаралар уздыруны фаразлый.

2019 елда тарих-туган якны өйрәнү музее ачылуына 40 ел тулуны билгеләячәк. Юбилей уңаеннан музей “Тарихның яңа битләре” мультипроектын тәкъдим итә. Ул теләгәннәрнең барсы да катнашырлык төрле чаралар уздыруны фаразлый.
“ВКонтакте” социаль челтәреннән файдаланучылар өчен “Историко-краеведческий музей г. Белебея” төркемендә интернет-акцияләр үткәреләчәк:
1. “Музей әлифбасы” сезне музей фондында сакланучы сирәк экспонатлар белән таныштырачак.
2. ”Аларның якты эзе Бәләбәй шәһәре тарихында” гомерләрен, хезмәт эшчәнлеген туган шәһәренә багышлаган бәләбәйлеләр турында бәян итәчәк.
3. ”Кайда? Кайчан? Нәрсә” Бәләбәй шәһәре тарихы һәм үсеше, аның истәлекле урыннары турында белемеңне тикшерү мөмкинлеге бирә.
Истәлекле фотоларга төшәргә һәм “Объективта – музей” фотоконкурсында катнашырга музейга чакырабыз.
Тарих һәм туган якны өйрәнү белән кызыксынучыларны “Тарихны бергә язабыз” фәнни-тикшеренү эшләре конкурсы көтә. Ул Бәләбәй шәһәре һәм районы тарихын тулыландырырга ярдәм итәчәк.
Шулай ук теләгән һәркем безнең музей тарихына өлеш кертә, “Музейга хәтер бүләк ит” акциясендә катнаша ала. Музейга кызыклы һәм гадәти булмаган экспонатлар тапшыручы истәлекле бүләк белән бүләкләнәчәк.
Игътибар: конкурс!
Хәзер үк катнаш! Шартлар бик гади:
1. “ВКонтакте”да безнең төркемгә языл https://vk.com/museumbelebey.
2. Бу язмага лайк куй.
3. Үз битеңә бу язманың репостын эшлә. Безнең “Тарихның яңа битләре” мультипроекты турында мөмкин кадәр күбрәк дусларың белсен!
4. 2019 елның 21 мартында нәтиҗәләрне көт һәм тарих-туган якны өйрәнү музее логотибы белән футболка от!
Җиңүче очраклы саннар генераторы тарафыннан сайланачак.
Безнең яңалыклар тасмасын күзәтергә онытмагыз!.
Социаль реклама.
Читайте нас: