Барлык яңалыклар
Новости
15 февраль 2019, 11:34

Элеккечә сафта!

Бәләбәйдә чит сакчылары һәм десантчыларның хәрби тугандашлыгына охшаш Әфганстан ветераннарының Русия союзының (РСВА) шәһәр ячейкасы төзелде

Бәләбәйдә чит сакчылары һәм десантчыларның хәрби тугандашлыгына охшаш Әфганстан ветераннарының Русия союзының (РСВА) шәһәр ячейкасы төзелде
Яңа оешманың мөһере һәм флагы бар. Тәүге җыелышта союзга керү өчен гаризалар язылган, анкетаплар тутырылган. Җыелыш карарлары тавыш биреп кабул ителгән һәм протокол алып барылган.
Ячейканың рәисе итеп Тәбәрис Биктимеров сайланган – җыелышта катнашкан бьарлык унбиш кеше дә аның кандидатурасы өчен тавыш биргән. Бертавыштан урынбасарлар да сайланган, алар Сергей Медведев ( ул матбугат хезмәте һәм бухгалтер) белән Илгиз Аднагулов.
– Урындагы оешма төзү уе күптән өлгерде, – дип уртаклаша Тәбәрис Таһир улы, Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы. – “Әфганстан ветераннарының Русия союзы” гомумрусия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлекчәсе рәисе, уфалы Дмитрий Глушко белән очрашуда төп мәсьәләләр хәл ителде. Ячейкага теләгәннәр керде. Состав әкренләп арта. Төп бурыч – яшьләрне илсөярлек рухында тәрбияләү! Шулай ук бер-беребезгә ярдәм итәчәкбез, ветераннар турында хәстәрлек күрәчәкбез.
– Гәзит укучыларны Русия союзы әгьзалары һәм шәхсән үземнең исемемнән совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне белән котлыйм дип кушыла Сергей Медведев. – Барыгызга да сәламәтлек һәм гаилә бәхете!
Анна Лапина.
Фотода: Ветеранннар-әфганчылар тарих-туган якны өйрәнү музеенда.
Татьяна Агапова фотосы.
Читайте нас: