Барлык яңалыклар
Новости
18 февраль 2019, 23:44

Сугыш тәмамланганнан соң утыз ел

Яугир-интернационалистлар батырлыгы алдында баш ию билгесе буларак сугышчылар каһарманлыгына багышланган мемориаль стелага тере чәчәкләр куелды

Яугир-интернационалистлар батырлыгы алдында баш ию билгесе буларак сугышчылар каһарманлыгына багышланган мемориаль стелага тере чәчәкләр куелды
Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көнендә Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев, Бәләбәй районы һәм шәһәре ветераннар советы рәисе Зирәк Шәмсетдинов
һәлак булган сугышчыларның исемнәре уеп язылган стелага тантаналы шартларда веноклар куйдылар.
Локаль кораллы низагларда һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, “Яшьтәш” предприятиесенең хәрби-патриотик клубларында тәрбияләнүчеләр, шәһәрдә, районда яшәүчеләр һәйкәлгә чәчәкләр китерде.
Тантана “Урал-батыр” милли-мәдәни үзәгенең тамаша залында дәвам итте.
Анна Лапина. Елена Торгашова фотолары.
Читайте нас: