Ул 1940 елны Күгәрчен районында дөньяга килгән. 1964 елда – Уфа дәүләт сәнгать училищесын, 1987 елда З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаган. 1964-1970 елларда Сибай драма театрында эшләгән. 1970 елдан алып М. Гафури исемендәге Башкорт Дәүләт драма театры артисты булды. Тамашачылар күңеленә бик күп үзенчәлекле образлар белән кереп калды ул.