Барлык яңалыклар
Новости
19 февраль 2019, 18:23

Каләм, буяулар белән сөю белдереп

Яшь рәссамнарны “Туган ягым – Башкортстан” конкурсында катнашырга чакырабыз.

11 марттан Художество галереясе Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышланган муниципаль конкурска эшләр кабул итә башлый. Конкурсны оештыручылар: Бәләбәй муниципаль районының Социаль үсеш идарәлеге һәм тарих-туган якны өйрәнү музееның Художество галереясе.
Конкурс гомум белем бирү мәктәпләре укучыларының һәм мәктәпкәчә учреждениеләр тәрбияләнүчеләренең иҗади мөмкинлекләрен үстерү; мәктәп яшендәге балаларда Русия художество белемен популярлаштыру; иҗат аша укучыларда туган як тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә кызыксыну уяту; үсмер буында рухи һәм нәфис-эстетик культура тәрбияләү максатында уздырыла.
Эшләр 2019 елның 13 апреленә кадәр кабул ителә. 15 апрельдә йомгак ясалачак. Конкурста 7дән 17 яшькә кадәрге балалар һәм үсмерләр катнаша, рәсемнәр өч яшь төркемендә карала.
2019 елның 19 апрелендә галереядә конкурста катнашучыларның эшләреннән күргәзмә оештырылачак.
Конкурста катнашуга тәкъдимнәр һәм эшләр (плюс рәсемне күрсәтү өчен А форматындагы бер бит ватман) Художество галереясендә түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Бәләбәй шәһәре, Волгоград урамы, 5/1. Бәйләнеш өчен телефон: 4-08-11.
Гөлнара Мурзина әзерләде.
Читайте нас: