Республика автономиясенең йөз еллыгы уңае белән “Бәләбәй хәбәрләре” гәзите редакциясе “Йөз халык – йөз мәдәният: Башкортстан буйлап аш-су сәяхәте” иҗади проекты оештыра. Журналистлар төрле халыкларның гореф-гадәтләре, йолалары, телләре Башкортстан мәдәниятенең төсле келәменә ничек үрелүе, аларның борынгы тарихын һәм кунакчыллык кануннарын ничек саклавы турында сөйләячәк. Мәсәлән, безнең Бәләбәй районында башкортлар, руслар, татарлар һәм чувашлар гына түгел, ә тоташ авыл булып марилар, мордвалар, украиннар, удмуртлар да яши. Алар үз мәдәниятләрен саклап килә. Әрмәннәр, казаклар, таҗиклар, кыргызлар, якташлык мөнәсәбәтләрен саклап, милли бәйрәмнәрен уздыра. Грузиннар, осетиннар, кореялар тамырларын онытмый. Халык исәбен алу мәгълүматлары бездә, аз булса да, бурят, төрек, венгрларның да яшәвен күрсәтә.
“Аш-су әлифбасы” битләрендә сез әлегә таныш булмаган милли ризыклар турында белерсез, бәлки, пешереп тә карарсыз. Без сезне безнең белән бәйләнеш тотарга чакырабыз, хөрмәтле гәзит укучылар! Әгәр янәшәгездә үз халкы традицияләрен саклаган яки башкаларның тарихын өйрәнгән кешеләр яши икән, безгә 3-22-66 телефонына шалтыратыгыз. Ә без аны мавыктыргыч сәяхәткә чакырырбыз.