Барлык яңалыклар
Новости
21 февраль 2019, 14:02

Мөһим мәсьәләләр билгеләнде

Бәләбәй шәһәрендә “Управдом” форумы узды, анда 2019 елда бергә хәл итәсе төп мәсьәләләр билгеләнде.

Бәләбәй шәһәрендә “Управдом” форумы узды, анда 2019 елда бергә хәл итәсе төп мәсьәләләр билгеләнде. Алар: ихаталар һәм җәмәгать территорияләрен төзекләндерү, урам яктылыгын яхшырту, күпфатирлы йортларның гомуми милкен капиталь ремонтлау, каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчү.
Торак-коммуналь хуҗалык темасына бәйле мөһим проблемалар җәһәтеннән фикер алышуда Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев, Бәләбәй шәһәр биләмәсе хакимияте башлыгы Сәлим Гобев, шәһәр советы депутатлары,” БР территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларның уртак милкенә капиталь ремонт буенча төбәк операторы” фондының генераль директоры урынбасары Мариан Шәрипов, “Экология-Т” җәмгыяте директоры – каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендә төбәк операторы Илнур Шакиров, күпфатирлы йортлар севетлары рәисләре һ.б катнаштылар. Форум эшен Бәләбәй шәһәр биләмәсе Советы рәисе Ришат Низаев алып барды.
Форумда катнашучылар муниципаль районда һәи шәһәрдә гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү, күпфатирлы йортларның уртак милкен капиталь ремонтлау, уңайлы шәһәр мохите булдыруга юнәлтелгән программаларны гамәлгә ашыру буенча нәрсә эшләнгәнен һәм нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр.
Чарага йомгак ясап, Азат Сәхәбиев бәләбәйлеләргә актив гражданлык позицияләре өчен, яшәү пунктларын төзекләндерүгә шәхси өлеш кертергә теләүләре өчен рәхмәт белдерде. “Управдом” форумының муниципалитетта квартал саен уздырылачагын билгеләде.
Очрашу ахырында күпфатирлы йортлар советлары рәисләре һәм идарәче компанияләр вәкилләре апрельдә узачак “Управдом” республика форумына муниципаль районнан делегатлар сайладылар.
Римма Солтанова.
Читайте нас: