Барлык яңалыклар
Новости
22 февраль 2019, 13:35

Моң бишегендә тибрәлдек

Ярый әле килгәнбез, җаныбыз җылынды. Тальян гармун моңына, халык җырларына өстенлек бирелгән концерттан тамашачылар шундый тәэсоратлар белән таралышты.

Ярый әле килгәнбез, җаныбыз җылынды. Тальян гармун моңына, халык җырларына өстенлек бирелгән концерттан тамашачылар шундый тәэсоратлар белән таралышты.
Үлмәс халык җырларын, тальян гармун тавышын, нечкә моңны сагынган, бик сагынган булган Бәләбәй тамашачысы. Башкортстанның һәм Татарстанның халык җырчысы, сирәк моң иясе, тальян гармунда уйнап җырлаучы бердәнбер профессионал җырчы, Шаранның шәрәфле гражданины Фән Вәлиәхмәтовның һәм аның яшь сәхнәдәш дусларының “Урал батыр” милли-мәдәни үзәгендә узган концертын шыгрым тулы зал көчле алкышларга күмеп карады. Башкача мөмкин дә түгел иде, чөнки аларның һәркайсы – зур талант иясе, зур сәхнә күрке.
Җор телле Туймазы егете Илнур Газизов җанлы итеп программаны да алып барды, үзенчәлекле тавышы белән композиторларның, шулай ук үзе иҗат иткән җырларны да башкарды. Ә инде тальян гармунда гаять зур осталык белән халык көйләрен сыздырып уйнавы хәйран итте, күңелләргә дәрт, ялкын, гамь өстәде. Гармуны да ни җитте түгел шул аның – “Үзем уйныйм, үзем җырлыйм” Бөтенрусия конкурсында гран-при яулап алган кадерле бүләк.
Җырлар сәхнәне балкыткан биюләр белән үрелеп барды. Гүзәлләрдән гүзәл Гүзәл Хәлилованың башкорт, татар, шәрык кызлары биюләрен башкаруы югары бию сәнгатенең, бию хәрәкәтләре теленең искиткеч матурлыгына янә һәм янә гашыйк иттерде.
Бәләбәй егете, Үзәк Мәдәният сарае хезмәткәре, шулай ук “Үзем уйныйм, үзем җырлыйм” конкурсы лауреаты Хәмит Дәүләтхуҗинның чыгышын тамашачылар аеруча яратып карады. Көмеш телле тальян гармунына кушылып, ул халкыбызның “Үгетләмә, иркәм”, “Әйтәлмәдем” кебек асыл җырларын башкарды һәм, оста гармунчы, моңлы тавышлы җырчы буларак, тамашачы сөюенә лаек булды. Әфарин, якташыбыз!
Әлбәттә, җыр сәнгате аша халкыбызга 50 ел хезмәт иткән яраткан җырчыбыз Фән Вәлиәхмәтовның чыгышы концертның иң чагу өлеше булды дисәм, һич арттырмам. Менә кемдә кабатланмас тавыш, менә кемдә нечкә моң! Менә кем ул халкыбызның үткәнен, язмышын чагылдыручы чын җырларның кадерен белүче! Күңел сагынган, сусаган гүзәл халык җырларын бүләк итеп, тальянына кушылып җырлап, тамаша залын чын мәгънәсендә моң бишегендә тибрәтте, чын җырга сокландырды, уйландырды, фәһем бирде җырчы. Әйткәндәй, тальян гармунда уйнап, халык җырларын башкаруны популярлаштыру кебек изге максатта инде өченче тапкыр уздырылган, телгә алып киткән мәртәбәле конкурс та Фән Вәлиәхмәтов башлангычы белән оештырылды, Илнур белән Хәмит тә аның фатихасы белән зур сәхнәгә күтәрелделәр.
Тамашачылар сәхнә осталарына чиксез рәхмәтле булып таралышты. Горурлыгыбыз булган Фән Вәлиәхмәтов кебек зур җырчыларыбыз, Хәмит, Илнур кебек аның дәвамчылары бар икән, чын җыр-моңнарыбыз яшәр, күңелләребез тутыкмас. Шундый талантларың өчен рәхмәт сиңа, халкым!
***
Кичке концертка кадәр Башкорт гимназия-интернатында халык җырчысы белән күңелле очрашу узды. Фән Вәлиәхмәтов балачагы, мәктәп еллары турында сөйләде, укучыларның сорауларына җавап бирде, җырлар башкарды. Ул балаларны тырышып укырга өндәде, әгәр өч – туган телегезне, рус һәм инглиз телләрен белсәгез, беркайда да югалмассыз, диде җырчы.
Зәйфә Салихова
Читайте нас: