Республиканың медицина учреждениеләрендә белгечләрнең гомуми саны 100 кешегә арткан. 2018 елның октябреннән бүгенгәчә медицина оешмаларына 779 табиб килгән, шул ук вакытта төрле сәбәпләр буенча 609 белгеч эшен калдырган.
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры вазифасын башкаручы Максим Забелин «Сәламәтлек саклау сәгате”ндә шундый саннар китерде. Аның сүзләренчә, кадрларга кытлыкны бетерүнең уңай динамикасына карамастан, ашыгыч медицина ярдәме күрсәткән белгечләргә бәйле хәл әүвәлгечә начараюга таба бара. Бу чорда ашыгыч медицина ярдәме табиплары һәм фельдшерлары 18 кешегә кимегән. Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе фикеренчә, кышкы айларда, гадәттәгечә, кадрлар җәлеп итү бик авыр.
Красноусольск үзәк район дәваханәсе әйбәт динамика күрсәтә — 13 белгеч җәлеп ителгән, Мәләвез үзәк район дәваханәсенә – 4, Күмертау шәһәре үзәк дәваханәсенә – 16. Шул ук ваҡытта Туймазы, Бәләбәй, Благовещен кебек районнарда, Октябрьский шәһәрендә, табипларга ихтыяҗ зур булса да, кире динамика күзәтелгән.
2019 елда «Авыл табибы» программасы буенча 99 табибка бер миллион сум, шулай ук 10 фельдшерга 500 мең сум акча бирелә. «Авыл табибы» республика программасы буенча 55 фельдшерга 50 мең сум тапшырыла. Узган елларда «Авыл табибы» программасына эләкмәгән тагын 150 табибка Радий Хәбировның кушуы буенча бер миллион сум түләнә.