Барлык яңалыклар
Новости
27 февраль 2019, 12:45

Башкортстан татарлары җыелышы

24 февральдә Уфада “Нур” татар драма театрында Башкортстан татарлары татар милләтен үстерү стратегиясенең эскизы беләне таныштылар

24 февральдә Уфада “Нур” татар драма театрында Башкортстан татарлары татар милләтен үстерү стратегиясенең эскизы беләне таныштылар
Президиумга Татарстанның Башкортстандагы вәкиле Ранэль Зиннәтуллин, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов һәм тагын берничә кеше сайланды.
Марат Кәримов халкыбыз язмышы турында тирән мәгънәле шигырен укыды. Роберт Миңнуллин татар стратегиясенең кыска, аңлаешлы булырга, аны һәр кеше белергә тиешлеген әйтте.
Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиев эскиз турында, мисаллар китереп, тәфсилләп сөйләде, сәхнәдә һәр өлешен күрсәтеп барды. Эчтәлеккә нигезләмә итеп “Кем МИН –ТАТАР булмагач” шигаре алынган.
Булачак стратегиянең эчтәлеге җәһтеннән фикер алышулар булмады, эскизга өстәмә тәкъдимнәр бары тик язма рәвештә генә рәиснең үзенә бирелде. Берничә кеше генә фикерләрен әйтеп өлгерде.
Башкортстанның төрле тарафларыннан килгән милләттәшләр бергә очраша алуларыннан канәгать калып, тәнәфестән соң Таҗи Гыйззәт белән Җәүдәт Фәйзинең “Башмагым” спектаклен карадылар. “Нур” театры артистлары заманча куелган тамашаны искиткеч оста уйнадылар.
Җыелышта Бәләбәй шәһәреннән дә милли хәрәкәт активистлары катнашты. Икенче көнне үк Татар конгрессының урындагы бүлекчәсе, татар иҗтимагый үзәге, Бәләбәй “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы әгъзалары җыелыш уздырып, эскиз белән халыкны ничек таныштыру турында сөйләштеләр.
Татар милләтен үстерү стратегиясенә кагылышлы материалларны Бөтендөнья татар конгрессы сайтына (tatarcongress) кереп таныша, укый аласыз.
Зәйфә Салихова.
Мөнир Вафин фотолары.
Читайте нас: