Барлык яңалыклар
Новости
27 февраль 2019, 12:40

Хәреф танырга, укырга син өйрәттең, Әлифба

Мине, минем кебек күпләрне хәреф танырга, укырга, язарга өйрәткән “Әлифба” китабының авторларының берсе Сәләй Гатат улы Вәгыйзов. Алар, тормышы иптәше Рәмзия Вәлитова белән бергә “”Әлифба”ның дистәләрчә вариантын эшләгән. Шушы көннәрдә С. Вәгыйзовның тууына 110 ел тулган.

Асрама бала булып үскән Сәләй Вәгыйзов кечкенәдән һәрнәрсә белән кызыксына, кешеләр белән тиз аралаша. Хикәяләр, шигырьләр язарга ярата. Аның язмалары бүгенге көндә Татарстанның Арча колледжындагы “Әлифба” музеенда саклана.
Рәмзия Вәлитова белән Сәләй Вәгыйзов – 1965 елдан башлап бөтен татар мәктәпләре өчен “Әлифба” авторлары. 1962 елда Татарстан Мәгариф министрлыгы әлифбаларга конкурс үткәрә. Мөхтәрәм жюри Арча педагогика училищесы укытучылары Р. Вәлитова белән С. Вәгыйзов төзегән “Әлифба”ны яхшы дип таба һәм 1965 елдан башлап татар балалары шушы “Әлифба”дан гыйлем юлына атлый.
“Әлифба” кебек белем бакчасын булдырган бу шәхесләргә Ходай гомерне кызганмыйча биргән. Рәмхзия ханым 88 яшьтә, Сәләй ага 96да бакыйлыкка күчкән.
“Мәдәни җомга” гәзите материалы буенча Зәйфә Салихова әзерләде.
"Әлифба" китабының рәсеме интернеттан.
Читайте нас: