Барлык яңалыклар
Новости
28 февраль 2019, 18:24

Тау белән тау очрашмый, халык белән халык очраша

Әкиятләр, табышмаклар, мәкальләр, эпослар, җырлар, легендалар безгә борын-борыннан тапшырыла килә. Халык бу әсәрләргә бар фантазиясен, тормыш тәҗрибәсен, гыйлемен, акылын салган. Аларны без фольклор дигән матур сүз белән атыйбыз.

Әкиятләр, табышмаклар, мәкальләр, эпослар, җырлар, легендалар безгә борын-борыннан тапшырыла килә. Халык бу әсәрләргә бар фантазиясен, тормыш тәҗрибәсен, гыйлемен, акылын салган. Аларны без фольклор дигән матур сүз белән атыйбыз.
Үзәк китапханәнең уку залына Башкорт гимназия-интернаты, татар һәм чуваш гимназияләре, 15 нче мәктәпнең фольклор төркемнәре җыелды. Алар “Безнең чыганаклар. Авыз-тел иҗатын укыйбыз” акциясе чикләрендә Халыкара туган тел көненә арналган “Акыл чыганагы – фольклор” әдәби-музыкаль кич утыру программасында катнашты. Чарага һәр катнашучы яңалык, кабатланмас бизәк өстәде.
“Дәрман” фольклор төркеме (җитәкчесе башкорт теле укытучысы З.Х. Исламова) “Заятүләк һәм Сусылу” эпосы буенча театрлаштырылган тамаша күрсәтте. Башкорт гимназия-интернаты укучыларының сәхнә осталыгын, музыкасын һәм чыгышның бизәлешен тамашачылар югары бәяләде.
Чуваш гимназиясе укучыларының (җитәкчеләре В.К. Алексеева белән В.В. Яковлева) чыгышы чараның матур бер бизәге булды. Алар мәгълүмати-фольклор мәйданчыкларында чуваш халкының гаҗәеп үзенчәлекле мәдәниятен, телен, традицияләрен җыр-биюләр аша күрсәттеләр. Халык коралларында уйнаулары тамашачыларга бик ошады. Татар гимназиясенең фольклор төркеме малайлары һәм кызлары (җитәкчеләре Р.И. Ануфриева, Р. М. Гыйззәтуллина) аулак өйдә әби-бабайлары заманының рухын күрсәтә алдылар. Күңелле, моңлы җырлар, дәртле биюләр, такмаклар, уеннар, тапкыр сүзләр, әкиятләр тамашаны бизәде.
“Тау белән тау очрашмый, халык белән халык очраша”, диелә халык мәкалендә. Безнең халык һәрчак шушы мәкальгә тугры, төрле милләт вәкилләре дус, тату яши Башкортстанда. 15нче мәктәп укучылары ( җитәкчеләре А.Б. Фәйзуллина, Р. Р. Габдрахманова, Р.Т. Мөхәррәмова) чыгышларын шул юнәлештә әзерләгәннәр. Халык иҗаты әсәрләре аша үз туган телләренә дан җырлады алар.
Акциядә катнашучылар халык авыз иҗатын яхшы белүләрен күрсәттеләр.
Бу көнне китапханәнең уку залында “Мәкальне искә төшер”, “Кайсы әкияттән икәнен әйт!”, “Фольклор жанрлары буенча ак чәчкә җый” мәйданчыклары эшләде. Табышмаклар белән “Акыл чыганагы – фольклор” китаплар күргәзмәсе укучыларга бик ошады.
Чараны йомгаклап, Мәгариф идарәлеге белгече Светлана Гәрәева: “Кеше телен, мәдәниятен белә, саклый икән, димәк, ул – шушы тел вәкиле”, – диде, ул бәйрәмдә катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырды.
Рәсимә Сәлимова,
Үзәк китапханәнең милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге китапханәчесе.
Читайте нас: