Барлык яңалыклар
Новости
1 март 2019, 17:49

Подъездларда әлегә салкын, күңелсез...

Муниципаль район хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев Приютта 2019 елда подъездларны капиталь ремонтлау республика программасына кертелгән дүрт фатирлы йортта яшәүчеләр белән очрашты. Торак биналар милекчеләре гомуми җыелышларда нинди эшләр өчен тавыш бирүләрен сөйләделәр...

Муниципаль район хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев Приютта 2019 елда подъездларны капиталь ремонтлау республика программасына кертелгән дүрт фатирлы йортта яшәүчеләр белән очрашты. Торак биналар милекчеләре гомуми җыелышларда нинди эшләр өчен тавыш бирүләрен сөйләделәр...
Подъездларны карау Карл Маркс урамындагы 1969 елда төзелгән 7 нче йорттан башланды. Күпфатирлы йортта яшәүчеләр әйтүенчә, монда ремонт ясалганга ун елдан да артык. Подъездларның ишеге юньләп ябылмый, шуңа күрә җылы тормый, штукатурка кисәкләп коела, салынып төшкән электр чыбыклары ямьсезли.
Азат Альверт улы Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров башлангычы белән кабул ителгән күпфатирлы йортларның гомуми милеген капиталь ремонтлау республика программасында подъездларны ремонтлау буенча мотлак эшләр исемлеге раслануын аңлатты. Алар тәрәзәләрне ПВХка алыштыру, ишекләрне яңарту, беренче каттагы идәнгә плитка түшәү, җылыту торбаларын һәм радиаторларны, стеналарны буяу, тимерчыбыкларны кабель-каналларга урнаштыру, энергия саклаучы лампочкалар кую, почта ящикларын алыштыру. Күпфатирлы йортта яшәүчеләр үз акчаларына өстәмә ремонт та ясый ала. Мәсәлән, бөтен катларда да идәнгә плитка түшәргә мөмкин.
Свердлов урамындагы 37 ел элек файдалануга тапшырылган 8 нче йортта яшәүчеләр подъездларның тәрәзәләрен алыштырырга өлгердек, әмма башка проблемалар да җитәрлек, диделәр.
– Баскыч тоткалары селкенә. Су бүлү тортбалары ага. Идәннәр тигез түгел – адым саен абынып егылырлык. Кыектан су үтә. Мин биш катлы бу йортта 30 елдан артык яшим. Шул еллар буе проблема хәл ителми, – дип зарланды өлкән яшьтәге бер хатын.
Карл Маркс урамындагы 1969 елда салынган 9нчы йортның йорт комитеты рәисе Зөһрә Камалиева капиталь ремонтлау программасы буенча йортларының түбәсен алыштыруларын хәбәр итте, ә менә подъездлар күп еллар каралмаган.
Караган йортлар арасында Островский урамындагы 24нче йорт подъездлары иң начар хәлдә. Күп еллар йорт комитеты рәисе булып торган хезмәт ветераны Фәнүз Камалиев 1960 елда төзелгән йортта бервакытта да ремонт эшләнмәвен әйтте.
– Күрше йортларда таза, матур. Безнең подъездлар да тиздән шундый булыр дип өметләнәбез, – диләр йортта яшәүчеләр.
Азат Сәхәбиев халыкка апрель уртасында подъездларны ремонтлау өчен подряд оешмаларны билгеләү өчен аукционнар узачак дип аңлатты. Ул торак биналар милекчеләрен эшләрнең сыйфатын контрольдә тотарга, гомумйорт милегенә сакчыл карарга чакырды.
Быел Приют поселогында күпфатирлы 15 йортта 40 подъезд юнәтеләчәк. Республика максатлы программасы алты елга исәпләнгән. Шушы чорда райондагы барлык күпфатирлы йортларда да ремонт үткәрү күзаллана.
Римма Солтанова.
Зөлфия Хәйдәрова фотосы.
Читайте нас: