Барлык яңалыклар
Новости
4 март 2019, 14:15

Кар өемнәрен тазарталар

“Бәләбәй коммуналчысы” предприятиесе хезмәткәрләре бу көннәрдә юлларны киңәйтәләр, тротуарларны кардан тазарталар

“Бәләбәй коммуналчысы” предприятиесе хезмәткәрләре бу көннәрдә юлларны киңәйтәләр, тротуарларны кардан тазарталар
Мәсәлән, 26 февральдә алар Көнчыгыш урамы тротуарын ачканнар. Интернациональ урамында мини-ротор водителе Николай Пивцов җәяүләләр өчен юлны чираттагы мәртәбә чистарткан. Морозов урамында тротуарны Николай Фортов кардан тазарткан.
Ә менә Пионер урамында һәм шәһәрнең аерым участокларында тротуарларны тазартасы була әле. Монда МТЗ-82дә Николай Скворцов эшләячәк.
Тәүлектән артык көчле кар яуган вакытта коммуналчылар ял көннәрсез эшләде. Шәһәр кешеләре эшкә, балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә бара алсын өчен бригадалар төп юлларны һәм социаль объектларга подъездларны тазартып өлгерү нияте белән иртәнге сәгать дүрттә үк маршрутлар буенча эшкә кузгалды. Хезмәт җитештерүчәнлеген һәм нәтиҗәлелекне арттыру максатында предприятие хезмәткәрләре карны газоннарга ыргытырга роторлы техникадан файдалана.
Мондый техниканы кулланып булмаган участоклардан үзбушаткычларда чыгаралар.
Ике бригада җәяүлеләр аша чыккан урыннардан, баскычлардан, күперләрдән карны кул белән тазарта.
Римма Солтанова.
Автор фотосы.
Читайте нас: