Барлык яңалыклар
Новости
4 март 2019, 17:37

Нәфис сүз осталары үсә

Шигырь укучылар конкурсы Башкортстан Республикасының 100 еллыгына һәм Халыкара Туган телләр көненә үзенчәлекле бүләк булды

Шигырь укучылар конкурсы Башкортстан Республикасының 100 еллыгына һәм Халыкара Туган телләр көненә үзенчәлекле бүләк булды
БДУның Стәрлетамак филиалында Халыкара Туган телләр көненә һәм Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышланган шигырь укучылар конкурсы үткәрелде. Сәнгатьле итеп шигырь уку бәйгесендә Бәләбәй шәһәреннән дә укучылар катнашып, үзләрен нәфис сүз осталары итеп күрсәтте.
Бәләбәй татар гимназиясеннән Диләрә Нартдинова, Зарина Гайнетдинова, Ольга Бадыйкова – IIIнче, ә Эльвина Шайгарданова – I нче дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булды. Бу укучыларны чарага татар теле һәм әдәбияты укытучылары Люзия Фәттахова, Резеда Гыйззәтуллина әзерләделәр.
“Илһам чишмәсе” дип аталган яшь язучылар конкурсы йомгаклары буенча Диана Нартдинова, Алия Ногыманова, Эльдар Суфиянов шулай ук дипломнар белән бүләкләнделәр.
“Әти-әниемнең ана теле укытучысы” темасына очерклар конкурсында Эльдар Суфиянов, әнисенең яраткан укытучысы Рәсимә Фазлетдинова турындагы эше өчен, Iнче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.
Конкурста Бәләбәй башкорт гимназия-интернаты укучылары да уңышлы чыгыш ясады. Татьяна Борисова (чуваш телендә) – I дәрәҗәдәге диплом, Камилла Киреева (башкорт телендә) төбәк язучысы Зәйфә Салихованың Кемерово өлкәсендәге фаҗигага багышланган тетрәндергеч “Кайгыдан тора җаным” шигырен сөйләп, II дәрәҗәдәге диплом алдылар. Аларны башкорт теле укытучысы Зоя Биккузина әзерләгән.
Бәләбәй педагогия көллияте укучылары да дипломнарга лаек булдылар.
Чара укучылар күңелендә онытылмаслык тәэсирләр калдырды.
Люзия Фәттахова, Бәләбәй татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Читайте нас: