Барлык яңалыклар
Новости
5 март 2019, 12:47

Үзләрендә тикшерделәр

Бәләбәй шәһәренең 17 нче урта мәктәбе базасында “Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне” Бөтенрусия акциясе узды

Бәләбәй шәһәренең 17 нче урта мәктәбе базасында “Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне” Бөтенрусия акциясе узды
Чараның максаты белемнәрне тикшерү түгел, ә БДИ тапшыру процедурасының объективлыгы һәм үтә күренмәлелеге белән таныштыру булды. Ата-аналар үзләре дә борчылмасын һәм балаларын да тормышларында беренче мөһим сынауга көйли алсын өчен эшләнде бу.
Акция вакытында БДИ уздыруның бөтен тәртибе төгәл үтәлде. Мәктәп фойесына алдан ук имтихан тапшыручыларның исемлеген элделәр, аларны аудиториягә паспортлары буенча керттеләр. Имтиханга паспорт һәм ручкадан башка бернәрсә дә алырга ярамый иде.
Арытабан бөтен процедура төгәл үтәлде. Видеокүзәтү алып барылды.
Ахырда Мәгариф идарәлеге начальнигы Наталья Лаврова , БДИ тапшыруның бөтен процедурасын күргәч, ата-аналар балаларын чыгарылыш имтиханнарына психологик яктан әзерли алырлар дигән ышаныч белдерделәр. Иң мөһиме, әгәр укучы даими дәресләргә әзерләнә һәм яхшы укый икән, аңа БДИны уңышлы тапшыру өчен мәктәп биргән белем җитә. Ата-аналар әйтүенчә, чыннан да имтиханда дулкынландыра, әмма куркырлык нәрсә юк, дулкынлануыңны җиңәргә һәм сорауларга төпле җавап бирергә була.
Зөлфи Гарифуллина.
Автор фотосы.
Читайте нас: