Барлык яңалыклар
Новости
6 март 2019, 12:29

Туган тел укытуда көнүзәк мәсьәләләр каралган

Уфа шәһәренең 84нче Татар гимназиясендә “Татар теле һәм әдәбиятын укытуда көнүзәк мәсьәләләр” темасына семинар булып узды

Уфа шәһәренең 84нче Татар гимназиясендә “Татар теле һәм әдәбиятын укытуда көнүзәк мәсьәләләр” темасына семинар булып узды
Анда шәһәрнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәгариф хезмәткәрләре , татар иҗтимагый оешмалары әгъзалары катнашты.
Гимназия укытучылары Гәрәева Глүзә Әнвәр кызы 6 сыйныфта “Лирик әсәргә анализ”, Ахунова Айгөл Рәшит кызы 1сыйныфта “Саннар дөньясында” дигән темаларга ачык дәрес күрсәткәннәр. Семинарның икенче өлешендә Гәрәева Әлфия Хәбибулла кызы “Дөньяда иң-иң матур тел, ул минем туган телем”дип аталган осталык классында укытудагы күпьеллык тәҗрибәсе белән уртаклашкан. Шакирова Ильмира Фәһим кызы исә “Театр яктылыкка, нурга илтә” дигән класс сәгате тәкъдим иткән.
Кунаклар укучылар тарафыннан әзерләнгән кечкенә концерттан соң татар телен һәм әдәбиятын укытуның көнүзәк мәсьәләләренә кагылган түгәрәк өстәл уздырган.
Башкортстан татарлары конгрессы материалы буенча.
Читайте нас: