Барлык яңалыклар
Новости
7 март 2019, 12:14

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне

Безнең сөйкемле кызларыбызны, кадерле хатын-кызлар, әниләр һәм картәниләребезне Халыкара хатын-кызлар көне белән ихлас котлыйм!

Безнең сөйкемле кызларыбызны, кадерле хатын-кызлар, әниләр һәм картәниләребезне Халыкара хатын-кызлар көне белән ихлас котлыйм!
Районның җәмәгать һәм эшлекле тормышында Бәләбәй хатын-кызларының өлеше зур һәм әһәмиятле. Икътисадның барлык өлкәләрендә актив катнашып, безнең хатын-кызларыбыз Башкортстанның мәдәни, фәнни, социаль үсешенә лаеклы өлеш кертәләр. Сез, иңнәрегезгә гаилә турында да даими хәстәрлек ятуга карамастан, теләсә нинди эшне зур осталык белән башкарасыз.
Сезгә бетмәс-төкәнмәс дәрт-дәрман, матурлык һәм бәхет телим! Тормышыгыз һәрчак туганнарыгызның, якыннарыгызның изгелеге, җылылыгы, яратуы белән мөлдерәмә тулы булсын.
Азат Сәхәбиев,
БР Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы.
Читайте нас: